18 май көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын Казан шәһәрендә сугыш ветераннары госпиталендә Җиңү көне белән котладылар. Татарстан Республикасы Ветераннары берлеге рәисе Бородин А. И., Татартан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Жаворонков В. В., госпитальнең баш табибы Фәхретдинов И. А., Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Миронов С. А., РФ Тикшерү комитетының ТР буенча җитәкчесе урынбасары Дулкарнаев М. С. чәчәкләр тапшырдылар.
18 майда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Екатерина Согрина «Балалар иҗтимагый хәрәкәтен координацияләүче буларак Татарстан Республикасы Балалар оешмалары берлеге» темасы белән «Пионерия традицияләренең хәзерге заман тәрбия коммерцияле булмаган оешмалар технологияләрендә дәвамчанлыгы» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясады.
#БЕЗБЕРГӘ Халыкара Премиясенең бурычлары арасында: волонтерлар, коммерцияле булмаган оешмалар, бизнес һәм медиа өлкәләреннән социаль үзгәрешләр лидерларын ачыклау; аларны РФнең барлык субъектларында бергә #БЕЗБЕРГӘ төбәк клублары командаларына берләштерү; премия лауреатларына ярдәм итү; гражданнарның игътибарын Россия үсешенең милли максатларына җәлеп итү; иң яхшы социаль практикаларны тиражлау.
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне килештерү комиссиясе белән берлектә «Россия гаиләсе – күптөрлелектән үзеңне идентификацияләүгә» дип исемләнгән фотокүргәзмә оештыра. Фотокүргәзмә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында 2022 елның 6 июненнән 24 июненә кадәр узачак.
Татарстан Республикасы буенча антимонополия федераль хезмәт Идарәсе Россия Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның гамәлдәге составының вәкаләтләре өч еллык вакыты тәмамлануга бәйле рәвештә сайлап алу конкурсы башлануын игълан итте.
18 май көнне «Иң яхшы табиб – син үзең» сәламәт яшәү рәвеше алып баручы өченче буын (өлкән буын) затлары өчен «Дөнья онлайн» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Юка эчәклек каналы - сәламәтлек торышын чагылдырыла торган көзге дигән темага чираттагы «Иң яхшы табиб – син үзең» дәресе узды.
Бүген инвалидларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча Төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарсан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
19 һәм 20 май көннәрендә В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты инициативасы буенча В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Югары мәктәбе студентлары, аспирантлары, укытучылары өчен «Школа русской/российской философии: Философия Абсолюта и богословие соборности» узачак.
6 май көнне Татарстан Республикасы Ветераннар берлегендә Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Победа один на всех» («Барыбызга да бер җиңү») дип исемләнгән китап-фотоальбомның презентациясе булды.
«Грамоталы кулланучы мәктәбе» Бердәм Россия партия проекты кысаларында Татарстан Республикасының торак - коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге Казан шәһәренең өч мәктәбендә торак-коммуналь хуҗалык буенча «Домовой» белем бирү уенын үткәрде.