2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Онкология авырулары белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү» темасына «кайнар линия» үткәрелә.
Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш онкологы Эдуард Нагуманов, Республика клиник хастаханәсенең 1нче нейрохирургия бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология буенча комиссиясе әгъзасы Тимур Бикмуллин, һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының башка белгечләре җавап бирәчәк.
Гражданнар сорауларына җавапларны 2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линия»сендә алырга мөмкин булачак.
Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре 24 май 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.