Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашу кысаларында Казанга Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Владимир Зорин килде.
Владимир Зорин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышында, Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше башлану уңаеннан истәлекле таш кую тантанасында катнашты, Халыклар дуслыгы йортында булды, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы аппараты хезмәткәрләре белән очрашты. Анда агымдагы бурычлар турында фикер алыштылар һәм «Берләшмә» округ форумын үткәрүгә әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр.