2022 елның 27 маенда «2021-2025 елларга төбәкләрне газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү программасы»н гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак

2022 елның 20 мае, җомга

2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «2021-2025 елларга төбәкләрне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруны үстерү программасы» н гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының догазификация мәсьәләләре буенча «кайнар линия» икенче тапкыр үткәрелә. 2022 елның 18 мартында узган беренче «кайнар линия»гә гражданнардан йөзгә якын мөрәҗәгать килде, аларның һәркайсына җаваплы белгечләр конкрет җавап бирде. Иҗтимагый палатаның «кайнар линия»се федераль программада катнашу һәм тормыш сыйфатын күтәрү мөмкинлеге буенча республика халкына җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүмат җиткермәү индикаторы булды.

Республика халкының мөһим программада катнашу активлыгын арттыру, дәүләт тарафыннан бирелә торган мөмкинлекләрне куллану максатыннан, татарстанлылардан килгән сорауларны исәпкә алып, 27 майда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр икенче «кайнар линия» үткәреләчәк.

Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте  хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

Гражданнар сорауларына җавапларны 2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линия»сеннән алырга мөмкин булачак.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре шулай ук 27 май 10.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International