22 майда «Мир» кинотеатрында «Казан-Лисичанск» документаль картиналар циклын төзүчеләр белән иҗади очрашу узды. Кинотасмалар сериясе махсус хәрби операция зонасында фронт сызыгы янында, Татарстан Республикасы ведомствосы карамагындагы торак пунктларда: Лисичанск, Рубежный, Новодружеска, Привольеда төшерелә.
Иҗтимагый палатада шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләр тапшыруның күчеш чорында барлыкка килгән мәсьәләләр турында фикер алыштылар
2024 елның 22 маенда Казанда «Лебяжье» урман паркы территориясендә «Татарстан Республикасы НКО Сабан туе» эшлекле сессиясе узды.
21 нче майда Матбугат көненә бәйрәм чаралары циклы «Бәллүр каләм» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова махсус хәрби операциядә катнашучыларга Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Малов үз теләкләрен язган Җиңү Байрагының күчермәсен тапшырачак.
20 майда ТР Иҗтимагый палатасында Н.Назарбаев үзәгенең дини вәзгыятьне анализлау һәм мониторинглау департаменты директоры Заура Малгараева һәм департаментның баш эксперты Аскар Кенжеев белән очрашу булды.
2024 елның 17 маенда «Семья вместе» Хәйрия Фонды Гаилә йортына танылган психолог, педагог, балалар өчен 110нан артык үстерүчән китаплар авторы, когнитив үсеш балалар үзәген оештыручы килде.
16 майда Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казан мәктәпләре һәм мәктәп-интернатлары тәрбияләнүчеләре өчен «Талантлар фестивале» узды.
Татарстан Республикасы Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Раис грантларын бирү буенча республика комиссиясе конкурсның 2024 елның 20 маеннан башлануы турында игълан итә.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов белән очрашты.