2026 ел приоритетлары өчен тавыш бирәбез!

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2026 елга алты Республика министрлыгының – сәламәтлек саклау; мәдәният; мәгариф һәм фән; хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау; спорт, яшьләр эшләре буенча – өстенлекле юнәлешләрен билгеләү буенча онлайн тавыш бирү башланды. Республика халкы экспертлар куйган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирүдән тыш, үз вариантларын да тәкъдим итә ала.

Ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылган максат һәм бурычлар исемлеге министрлыкларның төп эшчәнлек өлкәләрен чагылдыра. Мәсәлән, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау өлкәсендә социаль ярдәм чаралары комплексын гамәлгә ашыру, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль-тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү, өлкән буын гражданнарны «Актив озын гомер» республика программасы чараларына җәлеп итү һ.б. мәсьәләләр күтәрелә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә халыкның медицина ярдәме белән канәгатьлек дәрәҗәсен арттыру, яман шеш авыруларын иртә стадиядә ачыклауны тәэмин итү; үткәрелә торган ЭКО тулы циклларының санын икеләтә арттыру һ.б. тәкъдим ителә. Мәдәният өлкәсендә инклюзив фестивальләр үткәрү, төрле яшьтәге кешеләр өчен иҗади пространстволар булдыру, фольклор экспедицияләре оештыру һ.б. тәкъдим ителә.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча алты министрлыкның һәркайсы өчен 2026 елга биштән алып җидегә кадәр бурыч билгеләнәчәк. 

Онлайн-тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2025 елның 4 декабренә кадәр үткәрелә. Үз тавышыңны бирү өчен порталда теркәлеп, «Халыктан сораштырулар» сервисына күчәргә һәм тавыш бирү этапларын үтәргә кирәк. https://open.tatarstan.ru/polls/).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International