«Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы таләпләренә җавап бирүче оешма Татарстан Республикасы Рәисенә, Татарстан Республикасы Дәүләт советына яисә гамәлдәге составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына закон нигезендә яисә оешма уставы нигезендә тиешле вәкаләтләргә ия булган оешманың җитәкче коллегиаль органы карары белән рәсмиләштерелгән үз вәкилен, ә коллегиаль орган булмаганда – закон нигезендә яисә оешма уставы нигезендә аның исеменнән чыгыш ясау хокукына ия башка органны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составына кертү турында гариза җибәрә.
Гаризага түбәндәгеләр беркетелә:
– оешманы дәүләт теркәвенә алу турында таныклык күчермәсе;
– оешма уставының күчермәсе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидатны тәкъдим итү турында карар кабул иткән органның вәкаләтләрен раслый торган башка документлар;
– Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидатны тәкъдим итү турында оешма уставы нигезендә вәкаләтле орган карары;
– кандидат турында белешмәләр;
– Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эшендә катнашуга кандидатның язма ризалыгы;
– оешма эшчәнлеге турында мәгълүмат;
– кандидатның шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә карата язма ризалыгы.
Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән гомумроссия һәм төбәкара иҗтимагый берләшмәләрнең структур бүлекчәләре Татарстан Республикасы Рәисенә түбәндәге адрес буенча үз кандидатураларын тәкъдим итәләр: Кремль, Казан шәһәре, 420014. Телефон: (843) 567-88-92, 567-87-47.
Коммерцияле булмаган оешмалар, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән төбәк иҗтимагый берләшмәләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советына үз кандидатураларын түбәндәге адрес буенча тәкъдим итәләр: Ирек мәйданы, 1 йорт, Казан шәһәре, 420060. Телефон: (843) 267-64-25.
Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләр гамәлдәге составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына үз кандидатураларын түбәндәге адрес буенча тәкъдим итәләр: 420111 Казан шәһәре, Батурин ур., 7А йорт. Телефон: (843) 567-80-99, 567-80-94.
Гаризалар кабул итү вакыты – 2025 елның 18 ноябренә кадәр.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына үз вәкилен күрсәтергә теләк белдергән оешма гаризасының һәм гаризага кушымта итеп бирелә торган аерым документларның үрнәкләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында урнаштырылган (https://oprt.tatarstan.ru/perechen-dokumentov-dlya-kandidatov-v-sostav.htm).