Нурлатта район иҗтимагый оешмаларының өченче «Без бергә» фестивале үткәрелде

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Нурлатта «Мы вместе» («Без бергә») III район иҗтимагый оешмалары фестивале уңышлы үткәрелде. Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара «Бердәмлек белән яуланган Җиңү» символик девизы астында үткәрелде.

Фестиваль районның иң актив кешеләрен бер мәйданчыкта җыйды. Аның эшендә Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Бердәмлек» ресурс үзәге җитәкчесе Софья Хәсәнова, шулай ук районның иҗтимагый, волонтерлык, ветераннар, патриотик һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары катнашты.

Пленар өлеш башланыр алдыннан кунаклар Нурлат районы җәмәгатьчеләренең эш нәтиҗәләрен күреп, бәяләделәр. Алар шәһәрнең үзәк урамнарының берсендә «Нурлы гаилә» коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан оештырылган якташ геройларның урам галереясендә булдылар, шулай ук «Батырлык дәресе»ндә катнаштылар. Дәрес Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары һәм ветераннарының Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге тарафыннан ачылган «Ватанны саклаучыларга Хәтер һәм Дан!» күргәзмә мәйданчыгында үткәрелде. Күргәзмәнең үзәк экспонаты булып «Мастифф» трофей Британ бронемашинасы тора. Шулай ук укучыларга һәм кунакларга «Барысы да Нурлат җиңүе өчен» фондының күчмә күргәзмәсе күрсәтелде.

Фестивальнең пленар өлеше шәһәрнең Мәдәният сараенда үткәрелде. Фойеда кунакларны иҗтимагый оешмалар активистлары каршы алды, нурлатлыларның Ватанны саклаучылар елында һәм Җиңүнең 80 еллыгында иң яхшы проектлары турында сөйләделәр. Нурлат районында бүген 20дән артык иҗтимагый оешма актив эшчәнлек алып бара. Алар район җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. 

«Безнең фестивальнең төп максаты – иҗтимагый оешмаларның тырышлыгын берләштерү, Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклауда бердәмлегебезне күрсәтү, гражданнарның патриотик рухын ныгыту һәм яшь буынга тынычлык, ирек һәм батырлыкка хөрмәт кыйммәтләрен тапшыру. Фестиваль үзара хезмәттәшлек, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак, без патриотик эшнең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклашачакбыз», – дип билгеләп үтте Нурлат районы Иҗтимагый советы рәисе Флүрә Мурзаханова.

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев катнашучыларны җылы итеп сәламләде һәм аларның эшенең әһәмиятен билгеләп үтте:


«Безнең районда актив, инициативалы гражданнар яши, һәм безнең көчебез шунда. Сез муниципаль хакимиятләргә гаять зур ярдәм күрсәтеп, кешеләрнең көндәлек проблемаларын хәл итеп, уңайлы иҗтимагый киңлекләр булдырып, ветераннар һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгыртып, тормышның барлык якларын колачлыйсыз. Быелгы фестивальнең төп идеясе берләшү булды. Безнең катлаулы заманда бу аеруча мөһим бит. Нурлат районында көчле һәм абруйлы иҗтимагый оешмалар эшләвен мин канәгатьлек белән билгеләп үтәм».  

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Нурлат фестиваленең уникальлеген ассызыклап, район башлыгы Дамир Ишкинеевка, Иҗтимагый совет рәисе Флүрә Мурзахановага һәм иң актив җәмәгатьчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

«Коммерцияле булмаган секторның роле турында бүген күп сөйләнелә, һәм без күп тапкырлар  президентыбыз Владимир Владимирович Путиннан коммерцияле булмаган оешмалар дәүләтнең социаль сәясәтенең әһәмиятле һәм алыштыргысыз катнашучылары булып тора икәнен ишеттек. Һәм бүген без биредә моның гамәлдә ничек тормышка ашырылуын күрдек,  диде Зилә Рәхимьяновна. –  Без битараф булмаган гражданнарны, төрле категория кешеләргә ярдәм итүче җитди оешмаларны күрдек. Бүген, әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Мондый практикалар бәяләп бетергесез, һәм алар турында барысы да белергә тиеш».

Чара патриотик концерт, бүләкләүләр белән дәвам итте. «Без бергә» фестивале муниципаль берәмлекнең көче аның халкының актив гражданлык позициясендә, аларның бердәмлегендә һәм туган якларына риясыз хезмәт итәргә әзер булуында икәнен кабат исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International