«Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апреленнән 24-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законы таләпләренә җавап биргән оешма Татарстан Республикасы Рәисенә, Татарстан Республикасы Дәүләт советына яисә гамәлдәге составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына закон нигезендә яисә оешма уставы нигезендә тиешле вәкаләтләргә ия булган оешманың җитәкче коллегиаль органы карары белән, коллегиаль орган булмаганда – закон нигезендә яисә оешма уставы нигезендә аның исеменнән чыгыш ясау хокукына ия башка орган карары буенча рәсмиләштерелгән үз вәкилен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составына кертү турында гариза җибәрә.
Гаризага түбәндәгеләр беркетелә:
– оешманы дәүләт теркәвенә алу турында таныклык күчермәсе;
– оешма уставының күчермәсе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидат буларак күрсәтү турында карар кабул иткән органның вәкаләтләрен раслый торган башка документлар;
– Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидат буларак күрсәтү турында оешма уставы нигезендә вәкаләтле орган карары;
– кандидат турында белешмәләр;
– Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эшендә катнашуга кандидатның язма ризалыгы;
– оешма эшчәнлеге турында мәгълүмат;
– кандидатның шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә язма ризалыгы.
Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән гомумроссия һәм төбәкара иҗтимагый берләшмәләрнең структур бүлекчәләре үз кандидатураларын Татарстан Республикасы Рәисенә түбәндәге адрес буенча тәкъдим итәләр: Кремль, Казан шәһәре, 420014. Телефон: (843) 567-88-92, 567-87-47.
Коммерцияле булмаган оешмалар, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән төбәк иҗтимагый берләшмәләр үз кандидатураларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советына түбәндәге адрес буенча тәкъдим итәләр: Ирек мәйданы, 1 йорт, Казан шәһәре, 420060. Телефон: (843) 267-64-25.
Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләр гамәлдәге составтагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына үз кандидатураларын түбәндәге адрес буенча тәкъдим итәләр: Батурин ур., 7А йорт, Казан шәһәре, 420111. Телефон: (843) 567-80-99, 567-80-94.
Гаризаларны кабул итү вакыты – 2025 елның 18 ноябренә кадәр.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына үз вәкилен күрсәтергә теләк белдергән оешма гаризасының һәм гаризага кушымта итеп бирелә торган аерым документларның үрнәкләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында урнаштырылган (https://oprt.tatarstan.ru/perechen-dokumentov-dlya-kandidatov-v-sostav.htm).