«Хезмәт итү аша белем алу» үзенең масштаблау географиясен киңәйтә: Әлмәттә КНИТУ-КАИ филиалы мәйданчыгында түбәндәге чаралар үтте:
– «Хезмәт итү аша белем алу» асылы һәм технологиясе буенча лекцияләр форматындагы белем бирү интерактивы;
– «Татнефть» гавами акционерык җәмгыяте һәм Әлмәт коммерцияле булмаган оешмаларыннан (Сугышчан туганлык, Тынычлык фәрештәләре) социаль бурычлар ярминкәсе, алга таба проект сессиясе студентларның, укытучы-остазларның, социаль партнерларның «Хезмәт итү аша белем алу» принциплары кысаларында куелган социаль бурычлардан проект ясау буенча команда эше.
Чара «Татнефть» Хәйрия фонды тарафыннан хупланган «Алга Хезмәт итү аша белем алу» проекты кысаларында үткәрелде.




