Татарстанда төзекләндерү өчен өстенлекле булган җәмәгать урыннарын сайлау буенча тавыш бирү башланды. 31 майга кадәр дәвам итәчәк сораштыруда 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала.
Теләсәләр, татарстанлылар төзекләндерү өчен үз объектларын тәкъдим итә алалар.
Сораштыруда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «Татарстан Республикасы хезмәтләре» кушымтасында авторизацияләнеп катнашырга мөмкин. Һәрбер кешенең бер генә тавышы бар
Сораштыру «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты буенча үткәрелә. Татарстанда тавыш бирү алтынчы тапкыр оештырылган, гомумроссия дәрәҗәсендә ул өченче тапкыр уза.
Республика халкы шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 йортны сайлый ала.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары «Казан Швейцариясен яклау» гражданлык инициативасына ярдәм итү кысаларында «Рус-Алман Швейцариясе» махсус саклана торган табигый территориядә агачлар утыртуда катнаштылар.
3 майда «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыятендә яшьләр оешмалары, урта махсус уку йортлары студентлары, «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы предприятиесе» исемен алган Татарстан сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм архив эше буенча республика дәүләт комитеты стипендиясенә фәнни эшләр конкурсларында җиңүчеләр өчен «Хезмәт даны республикасы» хәрәкәтенең презентациясе булды.
Яр Чаллы шәһәренең 50нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Заляева Гүзәл Шамил кызы белән бергә 95 яшьлек Зоя Маркеловна Петровага бардылар.
Район мәдәният йортында Ютазы районы хатын-кызларының «Хатын-кызлар - гасыр илчеләре» дип исемләнгән VII форумы узды.
«Татарстан Республикасында балалар һәм яшүсмерләрне һөнәри юнәлеш бирү ысулы буларак мәктәп сәнәгать туризмын үстерү» проекты кысаларында Казан мәктәпләре укучылары өчен «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолет заводына өч экскурсия булды. Экскурсияләр «РАМПА» балалар һәм яшүсмерләр үсеше үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан оештырылды.
26 апрельдә Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның актлар залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Хөрмәтле кунаклар арасында лицей бинасында урнашкан 9 нчы Казан хәрби-һава көчләре махсус мәктәбен тәмамлаучылар да бар иде.
Гомернең һәр минутын игелекле һәм файдалы эшләр башкарып, бөек хәзинә буларак бәяләргә кирәк. Мондый нәтиҗәне балалар һәм аларның ата-аналары – Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы «Гаилә Бергә» гаилә йортында яшәүчеләр Евгений Шварцның «Югалган вакыт турында әкият» хикәясен укыганнан соң ясаган.
Казан инновацион университеты мәйданчыгында «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясе узды. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында белемнәрен тикшерергә һәм Ватаныбызны саклаган һәм сугышкан кешеләргә хөрмәт күрсәтергә КИУ студентлары һәм укытучылары, шулай ук хакимият органнары вәкилләре килде. Чарада катнашучыларга Бөек Ватан сугышы турындагы 25 сорауга 45 минут эчендә җавап бирергә туры килде.
26 апрельдә Тамара Федорова рәислегендәге мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеге комиссиясе Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында «Халыкның горурлыгы – аның теле» дигән якты чарада булды.