Бүген видеоконференцэлемтә режимында Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең территориаль органнары каршындагы Иҗтимагый советлар утырышы узды. Киңәшмәдә Татарстаннан республиканың баш суд приставы Әнвәр Закиров һәм Баш Идарә каршындагы Иҗтимагый совет рәисенең беренче урынбасары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мөнир Гафиятуллин катнашты. Утырышта ведомство эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре каралды.
Иң мөһиме – патриотик эшне камилләштерү. Суд приставлары хезмәте органнары каршындагы Иҗтимагый советларның үзара эшчәнлеге турындагы доклад белән Федераль суд приставлары хезмәте Иҗтимагый советы башлыгы Владимир Гуреев чыгыш ясады. Волгоград өлкәсендәге хезмәттәшләре яшьләрне патриотик тәрбияләү, кыйммәтләр һәм мәгълүмати куркынычсызлык буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Ә Орел өлкәсендәге хезмәттәшләр бизнес белән конструктив хезмәттәшлек турында сөйләделәр. Утырыш эшен тәмамлап, катнашучылар агымдагы елның икенче яртыеллыгына уртак чаралар планы проектын тикшерделәр.