ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Данис Шакиров «Мирас» татар иҗтимагый оешмасын юбилее белән котлады

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

10 июньдә Нижневартовскида «Сәнгать сарае» бинасында «Татар мәдәнияте көне» узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Данис Шакиров катнашты.

Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Вәсил Шәйхразиев исеменнән «Мирас» татар иҗтимагый оешмасын 25 еллыгы белән котлады, Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләкләрен бирде: медальләр, рәхмәт хатлары. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Чарада Ханты-Мансийск автономияле округы губернаторы урынбасары Азат Ислаев катнашты. Котлауларны шәһәр администрациясе депутатлары һәм Әстерхан өлкәсенең «Дуслык» татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әнвәр Алмаев тапшырды.

Данис Шакиров Нижневартовск шәһәренең «Мирас» татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рафаэль Мөхәммәтҗановка һәм аның хезмәттәшләренә, фикердәшләренә аерым рәхмәт белдерде.

«Рафаэль Мөхәммәтҗанов – «Мирас»татар иҗтимагый оешмасының җитәкчесе, лидеры һәм нигезләүчесе. Ул алыштыргысыз», – дип билгеләп үтте Данис Шакиров «Мирас» татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе эшчәнлеге турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International