«Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә Россия көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырды

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

2023 елның 12 июнендә «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә Казан шәһәренең 1 нче төзәтү үзәге территориясендә Россия көне хөрмәтенә бәйрәм чарасы үткәрде.

Чараны «ЦРА» коммерцияле булмаган автоном оешмасына нигез салучы, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Азат Гайнетдинов һәм генераль директор Илнур Сатдинов ачты.

Программада аркан тарту, гер күтәрү, тартылу, йөгерү, озынлыкка сикерү кебек спорт ярышлары, шулай ук иҗади номерлар һәм «Үз куллары белән әзерләнгән иң яхшы кондитерлык эшләнмәсе» конкурсы булды.

Беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган конкурсларда катнашучыларга призлар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Конкурсларда актив катнашучылар шулай ук рәхмәт хатлары алдылар.

Чара бәйрәм пылавын авыз итү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International