«Талант без границ» хәйрия концерты узды

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

15 июньдә «Талант без границ» хәйрия концерты булып узды. Үсешләрендә үзенчәлекләр булган балалар үз талантларын вокаль-хореографик номерларда ачтылар.

«Талант без границ» хәйрия концерты «Игелекле галактика» проекты кысаларында узды, аны «Инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы гамәлгә ашыра. Әлеге проект гражданлык җәмәгатьчелеген үстерүгә Татарстан Республикасы гранты белән хупланды.

Игелекле галактика –мөмкинлекләре чикләнгән балаларда мәдәният өлкәсендә (вокал, актерлык осталыгы һәм хореография) талантларны ачыклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проект. Проект кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар 2021 елдан хәйрия нигезендә вокал, актерлык осталыгы, хореография белән шөгыльләнәләр.

Алабуга районы Иҗтимагый советы рәисе Әлфирә Әкбәрова «Инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International