Иҗтимагый палатада 2023 елда Татарстанның 9, 11 сыйныфларын тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен узу мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узды

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

2023 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеген үстерү буенча комиссиясе 2023 елда Татарстан Республикасының 9, 11 сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) узу мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырды.

Гражданнарның төп мәсьәләләре түбәндәге темаларга кагылды:

  • Дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу өчен нинди документлар тапшырырга кирәк?
  • Дәүләт йомгаклау аттестациясенә нинди дисциплиналар керә?
  • Дәүләт йомгаклау аттестациясе өчен нинди үткәрү формалары каралган?
  • Имтихан көне ничек уза?

Кайнар линиядә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Тамара Федорова; Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Наталья Фролова һәм Елена Скобельцина һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре: Гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Марина Алексеева һәм Гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе бүлегенең әйдәп баручы консультанты Гүзәлия Афанасьева катнаштылар. Алар гражданнарның барлык сорауларына җавап бирделәр һәм 2023 елда дәүәт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең барлык нечкәлекләрен аңлаттылар.

Кайнар линиягә барлыгы 35 шалтырату килгән, аларга телдән җаваплар бирелгән.

«Кайнар линия» гражданнар һәм хакимият вәкилләренең үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәле формасына әверелде, ул гражданнарга 2023 елда Татарстан Республикасында дәүләт йомгаклау аттестациясе узу мәсьәләләре буенча тулы мәгълүмат алырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International