Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмаларның, дәүләтнең һәм профильле учреждениеләрнең нәтиҗәле партнерлык системасы белән аерылып тора. Бу хезмәттәшлекнең нәтиҗәләрен инде 10 елдан артык «Халыкка гигиеник белем бирү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы күрсәтә.
«Халыкка гигиеник белем бирү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасының уникаль тәҗрибәсе коммерцияле булмаган оешма вәкилләрен үсешләренең төрле этапларында укытырга мөмкинлек бирә. Семинарларда һәм форумда катнашучылар арасында профилактика өлкәсендә коммерцияле булмаган оешма-мастодонтлары да, беренче семинарга оешма ачу идеясе белән генә килүчеләр дә бар иде, һәм бүген инде алар үз проектларын уңышлы тормышка ашыралар.
Укуның арадаш нәтиҗәләре, социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләр, шулай ук алга таба хезмәттәшлек итү планнары турында Казанда «Синергия – сила в развитии» («Синергия – үсештә көч») форумында фикер алыштылар. Чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, коммерцияле булмаган секторны үстерү һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларына ярдәм итү комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Халыкка гигиеник белем бирү үзәге» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә оештырды. Форум Президент грантлары Фонды ярдәме белән уздырылды, Россия Федерациясенең 54 төбәгеннән партнерлык оешмалары белән халыкны гигиена буенча укыту үзәгенең тәҗрибә алмашу масштаблы проекты нәтиҗәсе булды, аның кысаларында әлеге өлкәдә эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар өчен укыту программалары циклы үткәрелде.
Гомумән алганда, соңгы 3 елда халыкны гигиена буенча укыту үзәге тарафыннан коммерцияле булмаган оешмалар һәм Россия төбәкләреннән инициатив төркемнәр өчен 8 семинар үткәрелде, аларда 100 дән артык кеше катнашты. Коммерцияле булмаган оешмаларның социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау өлкәсендәге эшчәнлегенә ярдәм итү һәм үстерү буенча аналоглары булмаган методик җыентык төзелгән.
Форумның төп максаты – социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау өлкәсендә коммерцияле булмаган оешмалар һөнәри берләшмәсен формалаштыру, туплау һәм үстерү. Форумда катнашучыларның барысы да уртак идея һәм хәтта миссияләр белән берләштерелгән, ресурсларны һәм белемнәрне берләштерү башкарылган эшнең сыйфатлы нәтиҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Форум белгечләрне социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау мәсьәләләрен хәл итүдә комплекслы күзаллауга нигезләнгән бердәм һөнәри берләшмәгә берләштерәчәк.
Форумның пленар утырышында Департамент җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Илнур Шакиров, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова, Россия Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Психология хезмәте бүлеге башлыгы Денис Касаткин, «Халыкка гигиеник белем бирү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Лилия Таишева һәм башкалар катнашты.
Утырышны «ЦГОН» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Лилия Таишева ачып җибәрде, төп төркемнәрдә профилактика программаларын оештыру буенча дәүләт учреждениеләре белән уртак эш тәҗрибәсе турында сөйләде.
Үзенең сәламләү сүзендә Департамент җитәкчесе урынбасары –Татарстан Республикасы Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Илнур Шакиров Татарстан Республикасында коммерцияле булмаган оешмалар һәм дәүләт органнарының бердәм һәм нәтиҗәле уртак эшен билгеләп үтте. «Соңгы елларда без коммерцияле булмаган оешмаларның һәм гражданлык җәмгыятенең беренчеләрдән булып халыкның актуаль сорауларына җавап бирүләрен, социаль өлкәдә инновацион технологияләр һәм хезмәтләрне гамәлгә кертүләрен, шулай ук төбәк һәм тулаем ил икътисады үсешенә лаеклы өлеш кертүләрен күрәбез. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин үзенең чыгышларында берничә тапкыр коммерцияле булмаган секторның социаль мәсьәләләрне хәл итүдә әһәмиятен билгеләп үтте, хакимиятне коммерцияле булмаган оешмалар активлыгына һәм эшенә таянырга чакырды. Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган секторы үзен дәүләт хакимияте органнарының ышанычлы партнеры буларак танытты. Социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә катнашу белән бергә республика коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләренең нәтиҗәлелеге һәм профессиональлеге дә үсә».
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, әлеге эшнең югары нәтиҗәлелеген ассызыклап, төрле категория гражданнарның хокукларын яклау буенча коммерцияле булмаган оешмалар белән уртак проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев халыкка сәламәтлек саклау өлкәсендә ярдәм итүне гамәлгә ашыру өчен уртак мәсьәләләрне хәл итүгә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның аерым өлеш кертүен билгеләп үтте.
Социаль проблемаларны хәл итүдә һәм җәмгыятьне үстерүдә коммерцияле булмаган секторның төп роле турында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова үз чыгышында сөйләде.
«Татнефть» компаниясенең социаль эшчәнлеге нәтиҗәләре, грант программасын үстерү һәм Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган секторына ярдәм күрсәтү турында «Татнефть» хәйрия фондының «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте грантлары» программасы җитәкчесе Эльмира Газизова уртаклашты.
«ВКонтакте челтәрендә хәйриячелек» юнәлеше җитәкчесе Екатерина Кочнева «Мәгълүмат кырында коммерцияле булмаган оешмалар эше өчен ВК социаль челтәре ресурслары» темасына мастер-класс үткәрде.
Форумның икенче көне практик белемнәр белән тулыланды: психология фәннәре кандидаты, эксперт – профайлер, кадрлар тикшерүләре һәм экспертизалар үткәрү өлкәсендә белгеч, психодиагност Марина Вознесенская лидерлык күнекмәләре, команда төзү һәм оешманы яңа дәрәҗәгә чыгару ысуллары турында сөйләде.
«ВИЧ белән яшәүче кешеләр берләшмәсе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Координация советы рәисе, «ЦЕНТР ПЛЮС» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Владимир Маяновский социалҗ юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар белән катнашу практикасында ВИЧ-инфекция таралуга каршы тору дәүләт стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Форум кысаларында ике көн дәвамында экспертлар Россия һәм республика дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмаларның нәтиҗәле иҗтимагый-дәүләт партнерлыгы тәҗрибәсе; коммерцияле булмаган оешмаларны финанслауны җәлеп итү мөмкинлекләре; коммерцияле булмаган оешмаларның мәгълүмат кырында эшләү технологияләре турында фикер алыштылар. Шулай ук катнашучылар өчен заманча чакыруларга тиз җавап бирү технологиясен (яңа эпидемияләр, социаль-икътисади кризис һ.б.) һәм билгеле төркем ихтыяҗлары өчен коммерцияле булмаган оешмалар программаларын оператив үзгәртеп кору өчен форсайт-сессия узды.
Форум нәтиҗәләре буенча резолюция әзерләнәчәк һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасына һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасына җибәреләчәк.