Ветераннарга адреслы ярдәм – битараф булмаган, актив кеше өчен Бөек Ватан сугышы ветераннарына шәхсән «рәхмәт» әйтүнең иң җиңел ысулы.
«Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» ветераннар комитеты каршындагы «Союз добровольцев» волонтерлар отряды бер урында тормый һәм төрле проектларда актив катнаша. Активистлар шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтәләр: бәйрәмнәр белән котлыйлар, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәләр, #игътибаркайгыртучанлык9май кысаларындагына түгел аларның тормышын бераз уңайлырак итәләр.
«Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» ветераннар комитеты волонтерлары Халитов Илдар, Халитова Хрия, Садретдинов Илдар чара инициаторы Борис Васильевич җитәкчелегендә Яшел Үзән районына сәфәр кылдылар. Бөек Ватан сугышы инвалидының тол хатыны Надежда Леонидовнага дачада ярдәм күрсәтәләр. Ул «сугыш баласы», аңа 87 яшь. Надежда Леонидовна ярдәмгә шатланды, рәхмәт сүзләрен белдерде. Участокта эш тәмамлангач, бергәләп күңелле сөйләшеп чәй эчтеләр.