2024 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында сайлауларны күзәтүдә гражданлык җәмгыяте вәкилләренең катнашуын тәэмин итү максатларында иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды
2023 елның 9 ноябрендә Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1 нче махсуслаштырылган мәктәп-интернатында «Балалар өчен спартакиада» физкультура-спорт бәйрәме узды.
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «торак милекчеләре ширкәтләре форматында күпфатирлы йортлар белән идарә итү: проблемалар һәм хәл итү юллары»дигән темага түгәрәк өстәл узды.
4 октябрьдә ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Иҗтимагый советы утырышында катнашты.
14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе, Координация советы рәисе урынбасары Ж.Ю. Әхмәтханов рәислегендә Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы утырышы узды.
24-25 августта «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» V Юбилей фәнни-гамәли конференциясе узды, оештыручылар – Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль антимонополия хезмәт идарәсе белән берлектә Федераль антимонополия хезмәте.
24 августта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту буенча Координация советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашты, шулай ук Татарстан муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары рәисләре дә кушылды.
22 августта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының милли проектларны гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча эшлекле төркеме утырышы узды.
2023 елның 21 августында Татарстан Иҗтимагый палатасында Түбән Кама Иҗтимагый советы инициативасы белән «Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр – Татарстан Республикасында дәресләр үткәрү тәҗрибәсе һәм перспективалары» түгәрәк өстәле узды.
10 августта сайлауларны күзәтүне тәэмин итү максатыннан Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы һәм Россия сәяси партияләре арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ күзәтүчеләрне бергәләп әзерләүне һәм барлык тавыш бирү формаларын, шул исәптән дистанцион электрон тавыш бирү системасын контрольдә тотуны күздә тота. Килешүгә 15 сәяси партия кушылды: «Бердәм Россия», ЛДПР, «Новые люди», «Родина», «Гражданская платформа», Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе, Партия роста, «Зеленые», «Коммунисты России» коммунистлык партиясе, «Партия за справедливость», «Гражданская сила», Россия Федерациясе казак партиясе, «Зеленая альтернатива», Россия демократик партиясе, Россия азатлык һәм гаделлек партиясе.