Татарстанда «Иң яхшы эшмәкәрләр советы» V республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Республиканың Яшел Үзән районы Советы барлык номинацияләрдә дә абсолют лидер булды.
Чарада Татарстанның 28 районыннан эшмәкәрләр советы катнашты. Тантанада Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев, Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева, эре банклар, Фәннәр Академиясе һәм республика университетлары вәкилләре катнашты.
Форумның финал өлеше алдыннан шулай ук «Сәнәгать паркларының инвестицион потенциалы: партнерлыкның яңа формалары» күргәзмәсе узды, ул кунакларда зур кызыксыну уятты. Аның белән бергә мәйданчыкта түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, В2В-очрашулар оештырылган иде, алар конкурсны баетып җибәрде, потенциаль партнерлар табарга һәм башка учреждениеләр тәҗрибәсе белән танышырга ярдәм итте.