ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2024 ел
җомга

Татарстаннан волонтерлар Курск өлкәсе волонтерларына В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, республиканың башка белем бирү һәм волонтерлык оешмалары коллективлары җыйган беренчел кирәк-ярак әйберләрен, медикаментларны, татлы бүләкләрне тапшырдылар. Алга таба гуманитар йөк алгы сызыкка, нацистларга каршы батырларча көрәшүче сугышчыларга, шулай ук дошман һөҗүменнән зыян күргән төбәкнең тыныч халкына юнәлдереләчәк.

Тэги: Асия Тимирясова Дамир Нургалиев

ТР Иҗтимагый палатасында «Хакимият белән әңгәмәләр» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Ел саен 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Өлкәннәр декадасы уза.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсенең Туфан Миңнуллин паркында «Татарстанның ныклы гаиләләре аллеясы» барлыкка килде. Аллея утырту инициаторы - «Ныклы гаилә» Иҗтимагый советы ФПП, Игелекле эшләр гаилә хәрәкәте активы. Татарстан Иҗтимагый палатасында агач утыртуны хупладылар.

Тэги: Изольда Жуйкова

Казан дәүләт энергетика университеты 2021 елдан башлап уку эшчәнлегендә бакалавриат һәм магистратура әзерләү юнәлешләрендә хезмәткә өйрәтү методикасын гамәлгә ашыра. 2023/2024 уку елларында КДЭУ «Хезмәт итү аша өйрәтү» федераль программасында катнашучы пилот белем бирү оешмалары исемлегенә керде.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

2 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә өлкәннәр ункөнлегенә багышланган «Балкыш» («Сияние») VIII республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатлары гала-концерты булды.

Тэги: Зилә Вәлиева

1 октябрьдә Казанда Серов урамы буенча бульвар ачылды. Бу - уникаль парк - шәһәрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган беренче инклюзив иҗтимагый киңлек.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

20
сентябрь, 2024 ел
җомга

Әлеге проект 2024 елда «Татнефть» БФ тарафыннан 9 мәртәбә уздырыла торган һәм башкаларга ярдәм итү өчен менә дигән мөмкинлек бирә торган «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсында җиңүче булды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

Казан агломерациясенең социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәге («Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге») «Мәгълүмати ачыклык һәм коммерцияле булмаган оешмаларны медиа-таныту» очрашулар сериясен башлап җибәрә.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Рәисе премиясенә дәгъва кылучыларны тәкъдим итү 23 сентябрьдә тәмамлана. Бу премия битараф булмаган татарстанлыларга үз проектларын тормышка ашырырга ничек ярдәм иткәнлеге турында «РТ» материалында укыгыз.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International