Ватанны саклаучылар көне белән!

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

23 февраль – чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме, ул Россия гаскәренең батырлыгын, аның кыюлыгын һәм каһарманлыгын гәүдәләндерә. Ул үзенең хәрби һәм тыныч хезмәте белән Ватан куәтен ныгыткан һәм бүген махсус хәрби операция барышында илкүләм мәнфәгатьләрне яклаган һәркемне берләштерә.

Татарстанда яшәүчеләр өчен «хезмәт итү» һәм «яклау» төшенчәләре аерым яңгыраш ала. Төрле милләт кешеләре тату  яшәгән җиребездә Ватанны саклау изге бурыч саналган. Барлык буыннарның тиңдәшсез батырлыгына, халык бердәмлегенә һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләргә таяну туган республикабызның һәм күпмилләтле зур илебезнең уңышлы үсешенең ныклы нигезе булып тора.

Бу бәйрәм Татарстан өчен үзенчәлекле, әһәмиятле чорны ача: 2026 ел ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Фронт һәм тыл бердәмлеге, Ватанга хезмәт итү темасы Татарстан Иҗтимагый палатасы эшчәнлеге аша да кызыл җеп булып үтә. Палата әгъзалары, коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр яшьләрне патриотик тәрбияләү, тарихи хакыйкатьне саклау, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү эшенә актив җәлеп ителгән.

Кадерле дуслар, бу истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән яңа казанышлар һәм җиңүләр, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм рухи көч телим.

 

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе

А.М. Терентьев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International