ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2025 ел
җомга

Татарстан муниципаль берәмлекләренең Иҗтимагый советлары ТР Иҗтимагый палатасының «Бүләккә китапханә» акциясендә актив катнаша


23
июль, 2025 ел
чәршәмбе

РФ Иҗтимагый палатасының Татарстан әгъзасы Ольга Павлова Чечня Республикасы Парламентында үткәрелгән «Гражданнарны пенсия белән һәм социаль яктан тәэмин итү, шулай ук  махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү өлкәләрендә закон чараларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре (төбәк аспекты)» дип аталган түгәрәк өстәлдә ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасын тормышка ашыру турында сөйләде.

Тэги: Ольга Павлова

22
июль, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды, анда ведомствоның максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру буенча экспертлар, Иҗтимагый совет әгъзалары, чакырылган кунаклар катнашты. ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре буларак Асия Тимирясова, Тамара Федорова, Мария Крюкова, Дамир Нургалиев, Евгения Коцарь, Екатерина Согрина катнаштылар.

Тэги: Асия Тимирясова Екатерина Согрина Тамара Фёдорова Дамир Нургалиев Мария Крюкова Евгения Коцарь

21
июль, 2025 ел
дүшәмбе

ТР Иҗтимагый палатасының традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе рәисе урынбасары Ирина Александровская, комиссия эксперты Г.Н.Елистратова, А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Е. Боратынский, К. Васильев, М.Горький һәм Ф.Шаляпин музейлары хезмәткәрләре, Казан шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 93 нче номерлы гимназия педагоглары һәм укучылары, Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәләре ТР Иҗтимагый палатасының «Бүләккә китапханә» акциясендә катнашты.

Тэги: Ирина Александровская

17 июльдә Репин скверында «Безнекеләрне бел» дип аталган үсеп килгән Россия брендлары конкурсының өченче сезоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

Татарстанда милли бәйрәмнәр үткәрү Удмуртиянең Гырон Быдтоны белән дәвам итте. Республиканың Кукмара районы Нырья авылында үткәрелгән халык күңел ачу чараларына бөтен Россиядән 3 меңнән артык кунак килде. Бәйрәмдә ТР Иҗтимагый палатасының Мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе рәисе Розалия Нургалиева катнашты.

Тэги: Розалия Нургалиева

Ватанны саклаучылар истәлегенә багышланган «Бәйләүче җеп» Бөтенроссия тарихи-патриотик акция-конкурсы старт алды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

18
июль, 2025 ел
җомга

18 июльдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау өлкәсендә коммерцияле булмаган оешмаларның биш еллык эшчәнлегенә багышланган истәлекле чара – йомгаклау түгәрәк өстәле узды. «Гигиеник белем бирү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы үткәргән чарада коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре, медицина белгечләре, дәүләт органнары вәкилләре һәм иҗтимагый активистлар – ВИЧ, гепатит һәм башка социаль әһәмияткә ия булган авырулар буенча эпидемиологик вәзгыятьне яхшыртуга көн саен өлеш кертүчеләрнең барысы да катнашты.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы Тамара Фёдорова

16 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов «Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йортындагы балаларны маҗара дөньясына чумдырды. Ул Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларына барон Мюнхгаузен белән онытылмас очрашу бүләк итте.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

17
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

16 июльдә «Добрый» («Игелекле») балалар сәламәтләндерү лагерена балаларның ялын оештыру мәсьәләләрен өйрәнү өчен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Тамара Федорова, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Гөлзада Әхмәрова килделәр.

Тэги: Тамара Фёдорова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International