Мәгарифне цифрлаштыру турында Иҗтимагый палатада фикер алыштылар

2024 елның 22 марты, җомга

2024 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Татарстан Республикасында мәгарифне цифрлаштыру: сораулар, практикалар, перспективалар» темасына түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәлдә министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Иҗтимагый палата әгъзалары һәм экспертлары, шулай ук кызыксынган гражданнар катнашты.

Әңгәмә кысаларында мәгариф тармагында цифрлы трансформация стратегиясе һәм бурычлары, мәгариф учреждениеләрендә мәгълүмати-коммуникацион технологияләргә санитар-эпидемиологик таләпләр, мәгариф оешмасында цифрлы технологияләр кертү практикасы, шулай ук гражданнарны кызыксындырган мәгарифтә актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International