ТР Иҗтимагый палатасында «Хакимият белән диалоглар» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Наил улы Садыйков белән очрашуга коммерцияле булмаган оешмаларның җитәкчеләрен, хезмәткәрләрен, вәкилләрен, яшьләр иҗтимагый оешмалары, волонтерлык хәрәкәтләре активистларын, студентлар отрядларын чакырабыз.
БДБ дәүләтләре төрле өлкәләрдә – сәнәгатьтән алып авыл хуҗалыгына кадәр-яңа проектлар эшләтеп җибәрү өчен барлык кирәкле әйберләргә ия, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин күптән түгел БДБ дәүләтләре башлыклары советы утырышында. Халыкара проектлар Татарстан икътисадына ничек йогынты ясый һәм республика бу потенциалны нинди өлкәләрдә куллана инде?
2024 елның 17 октябрендә Мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе Федорова Тамара Трофимовна Казанның Яңа Савин районындагы 179 нчы гимназиядә беренче сыйныф укучыларының «Гимназистлыкка багышлау» традицион бәйрәмендә катнашты.
17 октябрьдә Казанның 132нче мәктәбе территориясендә Россиядә Әтиләр көненә багышланган мавыктыргыч футбол турниры узды, аны мәктәпнең Әтиләр советы оештырды.
Әтиләр көне!
Бөтенроссия әтиләр көне алдыннан, Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасында бөтен илдән иң яхшы әтиләрне һәм җәмәгать эшлеклеләрен җыйган мөһим вакыйга булды. «Отцовское Признание» илкүләм премиясен тапшыру булды, анда ата кеше институтларын үстерүгә үз өлешләрен кертә һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауны пропагандалый торган күренекле мәдәният, сәнгать һәм фән эшлеклеләре билгеләп үтелде. Һәм «Ел әтисе 2024» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
Казанда БРИКС саммиты алдыннан Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә БРИКС эшлекле советы чаралары узды.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында катнаштылар, анда 2025 елга максатлар турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 2025 елга экспертлар тарафыннан тәкъдим ителгән министрлык максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру буенча фикер алышу булды.
ТР Иҗтимагый палатасының Мәдәният һәм ММЧ мәсьәләләре комиссиясе рәисе Розалия Нургалиева, комиссия әгъзалары Эльмира Фәтхуллина һәм Бәхтияр Измайлов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында катнаштылар һәм 2025 елга мәдәният өлкәсендәге бурычларның проект исемлеге турында фикер алыштылар.