«Эшмәкәрлекнең иң яхшы иҗтимагый советы» VII Республика конкурсының конкурс комиссиясе утырышы булды

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

ТР Иҗтимагый палатасында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә «Эшмәкәрлекнең иң яхшы Иҗтимагый (Координацион)  советы» VII Республика конкурсының конкурс комиссиясе утырышы булды.

Конкурс Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясе белән берлектә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау, шулай ук эшмәкәрлекнең иҗтимагый советларының бизнес һәм хакимият арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәле мәйданчыклары буларак ролен күтәрү максатында үткәрелә.

Утырыш барышында комиссия әгъзалары конкурс буенча сайлап алуның барышы турында фикер алыштылар һәм төп оештыру мәсьәләләрен расладылар. Өстәмә номинацияләр кертелү сәбәпле, гаризалар кабул итүне 2026 елның 17 апреленә кадәр озайту турында карар кабул ителде.

Конкурс 13 номинация буенча үткәрелә. Яңалары арасында «Муниципаль дәрәҗәдә тотрыклы кадрлар потенциалын булдыруга өлеш керткән өчен», шулай ук калдыкларны җыю, сортларга аеру һәм эшкәртү системасын үстерүгә багышланган экологик номинация.

Конкурс комиссиясе составына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле Аппарат, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, В.Г. Тимирясов исем. Казан инновацион университеты һәм Татарстан Республикасы фермерлар ассоциациясе керде.

Конкурс комиссиясендә ТР Иҗтимагый палатасыннан икътисад һәм уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре комиссиясе рәисе Айрат Гыймадетдинов һәм икътисад һәм уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Фәрид Сафин катнаша.

Конкурсның финалы май аенда үткәреләчәк һәм Россия эшмәкәрлеге көненә туры китереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International