Ураза бәйрәме белән!

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле республика мөселманнары!

Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Тәмамланган изге Рамазан ае шәфкатьле гамәлләр, рухи чистарыну һәм яңару шатлыгы белән тулы иде.

Бүген Мөселманнарның диния нәзарәте тырышлыгы, хакимият органнары ярдәме белән бай рухи һәм тарихи-мәдәни мирас, ата-бабалар традицияләре саклык белән үсеп килүче буынга тапшырыла, әхлакны һәм милли үзаңны ныгытуга хезмәт итә.

Мөселман оешмаларының актив позициясе, аларның Хәйрия эшчәнлеге, үзара аңлашуга һәм хезмәттәшлеккә омтылу иҗтимагый тормышны баета, тышкы таләпләр шартларында милләтара һәм динара татулыкны, күпмилләтле илебез халыкларының бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә.

Бу якты көн һәр йортка Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтен алып килсен, йөрәкләрне иман белән тутырсын, иртәгесе көнгә ышаныч һәм оптимизм уятсын!

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иминлек телим!

 

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе

А.М. Терентьев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International