2026 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында аутистик спектры бозылган һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар өчен профильле программаларны карауның көндезге этабы үткәрелде. Чара ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм өченче ел рәттән үткәрелә.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев инклюзив программаларны үстерүнең һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларны ял иттерү һәм сәламәтләндерү өчен уңайлы мохит булдыруның әһәмиятен ассызыклады, җәйге ялны оештыру мәсьәләләренең республика җитәкчелеге тарафыннан аерым контрольдә тотылуын билгеләп үтте.
Республикада инклюзив ялны үстерү стратегиясе турындагы төп нотык белән «Лето» республика үзәге директоры Нина Шимина чыгыш ясады. Ул инфраструктураны үстерүне, кадрлар әзерләүне һәм ведомствоара багланышларны үз эченә алган системалы эш турында сөйләде. Аерым билгеләп үтелгәнчә, 2019 елдан башлап республикада ел саен балалар лагерьларын капиталь ремонтлауга 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелә.
Чара барышында коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары вәкилләре үз программаларын тәкъдир иттеләр. Барлыгы 6 оешмадан 7 программа тәкъдим ителде, шул исәптән:
• «Симург» махсус балачак лагере программасы белән «В твою пользу» балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм хәйрия фонды;
• Светлана Изамбаеваның «Всё просто» һәм «Школа социальной безопасности» программалары белән хәйрия фонды;
• «Баллы Барс 2026» программасы белән» ТР инвалидларының «Диабетиклар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы;
• МБУ «Ял» үзәге «Шире круг» программасы белән;
• «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы «Игелекле туп» программасы белән;
• Социаль инициативаларны үстерү ассоциациясе (АРСИ) «Яшь патриотлар» программасы белән.
Эксперт жюри составына ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча профильле үзәкләр вәкилләре керде.
Смотрга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семенов йомгак ясады, катнашучыларга битараф булмаганнары һәм көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Конкурс нәтиҗәләре буенча инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен республиканың балаларны савыктыру лагерьларына 550 юллама бүлеп биреләчәк.
Чара 2022-2026 елларга Татарстан Республикасында аутистик спектр тайпылышлары һәм башка менталь тайпылышлары булган кешеләргә комплекслы ярдәм концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
.jpg)