ТР Иҗтимагый палатасында дәүләт илкүләм сәясәте Концепциясе проекты турында фикер алыштылар

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы советы утырышында Татарстан Республикасында дәүләт илкүләм сәясәте Концепциясе проекты буенча фикер алышу булды. Концепцияне ТР Иҗтимагый палатасының традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе әгъзасы, КФУ профессоры, проектны эшләү буенча эш төркеме җитәкчесе Татьяна Титова тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән материалларны тыңлап һәм фикер алышып, совет әгъзалары документның поликонфессиональ һәм күпмилләтле республика өчен актуальлеген һәм әһәмиятен, шулай ук аның Россия Федерациясе дәүләт илкүләм сәясәтенең яңартылган Стратегиясенә туры килүен билгеләп үттеләр.

Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе рәисе Ирина Александровская ассызыклады: :

«2026 ел Россия Федерациясендә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Нәкъ менә шул вакытта Татарстан Республикасында дәүләт илкүләм сәясәте Концепциясе яңартыла. Элегрәк проект безнең комиссия утырышында каралган иде инде, һәм аның актуаль булуы сәбәпле, Иҗтимагый палата советы фикер алышуына тәкъдим итү турында карар кабул ителде.  

Гомумроссия гражданлык үзенчәлеген ныгытуда гражданлык җәмгыяте институтларының роле зур. Шуңа күрә Иҗтимагый палата, аның профильле комиссияләре, һичшиксез, үз эшчәнлекләрендә әлеге документ кабул ителгәннән соң, аның төп нигезләмәләренә таянырга тиешләр. Проект буенча Иҗтимагый палатада фикер алышу җәмәгатьчелекнең Татарстан Республикасында дәүләт илкүләм сәясәтен гамәлгә ашыру процессында хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлектә катнашуының ачык дәлиле булып тора. Бу безнең хәлиткеч чорда традицион кыйммәтләргә, тарихи хәтергә, этномәдәни күптөрлелеккә ярдәм итү, милләтара һәм динара тынычлык һәм татулыкны тәэмин итү өчен бик мөһим».

ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Кадыйров билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән концепция проекты 2025 ел ахырында федераль дәрәҗәдә расланган Россия Федерациясе дәүләт илкүләм сәясәтенең яңартылган стратегиясен исәпкә алып эшләнгән. Шул ук вакытта документта Татарстан Республикасының спецификасы һәм үзенчәлекләре  исәпкә алынган, бу аны баланслы һәм актуаль бурычларга җавап бирә торган итә.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев ассызыклаганча, Татарстанда милләтара тынычлык республиканың уңышлы үсеше өчен нигез булып тора, һәм тәкъдим ителгән концепция проектын хуплады.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча ТР Иҗтимагый палатасы советы тәкъдим ителгән концепция проектын хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International