2022 елның 25 мартында Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы утырышы булды. Россия Федерациясендә бу көндә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Күргәзмә 22-29 Март, Заманча Сәнгать Галереясендә (Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 57) 11:00-20:00 сәгатьләрдә үткәрелә. Күргәзмәдә «Солнечный Мир» («Кояшлы Дөнья») Мода театры фильмнары, киноконкурслар дипломантлары һәм номинантлары, иң яхшы социаль ролик номинациясендә Zilant 2021 киноконкурсы лауреаты күрсәтелә.
Керү ирекле.
«Солнечный Мир» («Кояшлы Дөнья») Мода театры студиясе балалары өчен тәкъдимнәрегезне бәяләүләр китабында калдырырга онытмагыз.
2022 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе утырышы булды, анда 2021 елга нәтиҗәләр ясалды, 2022 елга эш планнары билгеләнде. Утырышта ТР буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе, ТР Эчке эшләр министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы мәҗбүри тоту урыннарындагы мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
39 нчы мәктәптә «Минем гаилә тарихы» төбәкара гуманитар-агарту конференциясе ачылышы булды.
«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә шундый исем белән «Мамина сила» («Әни көче») проекты психологы Маргарита Филатова-Сафронованың тренингы узды.
Этика һәм тормыш кыйммәтләре турында балалар белән даими сөйләшергә кирәк. Кайвакыт моның өчен бергәләп фильм яки спектакль карау җиңелрәк. Сөйләшү өчен уңайлы вакыт - мәктәп каникуллары.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының, 22 мартта - Казанда, 23 мартта - Түбән Камада һәм 24 мартта - Әлмәттә “Чиркәү, дәүләт һәм җәмгыять партнерлыгы” дигән фәнни-гамәли семинарлар үткәрелде.
Татарстан Республикасында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан яшьләре өчен Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасы республика конкурсына гариза кампаниясе башланды.
23 мартта Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Иҗтимагый палатадан ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, иҗтимагый совет рәисе Мөнир Гафиятуллин һәм ТР Иҗтимагый палатасының икътисад һәм гражданнар тормышы инфраструктурасы мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Айрат Гыймадутдинов катнашты.
2022 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары Евгений Гаврилкин һәм Илнур Сатдинов Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең кеше хокуклары буенча идарәсе башлыгы ярдәмчесе Фадеев А.Н. катнашында, гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә 2 нче Тикшерү изоляторында булдылар. Мөрәҗәгатьне тулырак һәм объектив карау өчен өстәмә әңгәмәләр үткәреләчәк, шулай ук мөрәҗәгать итүче булган камера тикшереләчәк.