Татарстан Республикасында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан яшьләре өчен Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасы республика конкурсына гариза кампаниясе башланды.
Яшьләр ярдәмчеләре конкурсы – экстремистик күренешләрне профилактикалау буенча лидерлар командасына сайлау. Конкурста җиңүчеләргә статус беркетелә һәм яшьләр ярдәмчесе таныклыгы бирелә.
«Конкурс заман белән бергә атлый торган идеяләрне тәкъдим итәргә әзер булган, әйләнә-тирәдәге хәлләргә битараф булмаган социаль актив яшьләрне күрү мөмкинлеге бирә. Безнең бурыч аларга ярдәм итү, тәҗрибә белән уртаклашу, проектларын тормышка ашыру мөмкинлеге бирү һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән мөһим бурычларны бергәләп хәл итү», – дип хәбәр итә Илдар Галиев, ТРда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе.
Без – әлеге конкурсны оештыручылар - иминлек өлкәсендә үсәргә, өйрәнергә, иҗат итәргә, эшләргә, ярдәм итәргә теләүчеләрне эзлибез. Ел дәвамында проектка көч куярга, вакытын сарыф итәргә әзер булучыларны эзлибез.
Катнашучыларга алмашка куркынычсызлык өлкәсендә уникаль белемнәр, эксперт ярдәме, файдалы элемтәләр һәм кирәкле танышлар, проектлау, командада эшләү күнекмәләре, профилактик чаралар оештыру һәм проект стейкхолдерлары белән хезмәттәшлек итә белүләре булган бергәлеккә ишек ачылачак.
«Профилактика үз эчендә эшне алдан күрүне күздә тота. Безнең якты киләчәгебез өчен экстремистик һәм террористик янауларны булдырмау өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Моны яшьләр булдырачак, чөнки яшьләрне үзләреннән дә яхшырак беркем дә аңламый», – дип билгеләп үтте Сөнгатулина Алсу, ТРда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе.
Конкурс биш этаптан тора:
Үсеш этабы белем бирүнең гомуми һәм махсуслаштырылган программаларын үз эченә ала һәм конкурс этабын узу йомгаклары буенча узачак. Гомуми укыту программасы кысаларында социаль проектлау, команда белән идарә итү, эшлекле документ әйләнеше буенча интенсивлар, республика лидерлары һәм Татарстанның иминлек өлкәсендәге югары дәрәҗәле затлары белән мотивацион очрашулар узачак.
Конкурсантлар өчен «Вектор» махсус үсеш программасы ике юнәлеш буенча узачак:
Конкурсны уздыру йомгаклары буенча проект командалары төзеләчәк, алар киләчәктә Татарстан иҗтимагый оешмаларының проект эшенә кертеләчәк проектларын гамәлгә ашырачак һәм профилактик чаралар уздырачак.
Җиңүчеләр яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау, квалификация күтәрү курслары һәм белем бирү программалары узу, идеяләрне эксперт буларак бәяләү өлкәсендә ТР Яшьләр эшләре һәм ТР Террорчылыкка каршы комиссия аппараты эшендә катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
Конкурсның гариза кампаниясе 2022 елның 1 апреленә кадәр дәвам итә. Катнашу өчен сайтта анкета тутырырга кирәк: https://atmrt.ru/youngassistant.