Татарстанда аеклык чаралары узды

2022 елның 25 марты, җомга

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының, 22 мартта - Казанда, 23 мартта - Түбән Камада һәм 24 мартта - Әлмәттә “Чиркәү, дәүләт һәм җәмгыять партнерлыгы” дигән фәнни-гамәли семинарлар үткәрелде.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының наркоманиягә һәм эчкечелеккә каршы көрәш буенча эш төркеме вәкилләре, Татарстан митрополиясе һәм хакимият вәкилләре катнашында 22 мартта - Казанда, 23 мартта - Түбән Камада һәм 24 мартта - Әлмәттә  «Аеклыкны раслауда һәм иҗтимагый сәламәтлекне ныгытуда чиркәү, дәүләт һәм җәмгыять партнерлыгы» фәнни-гамәли семинарлар үткәрелде.

Семинарда аек булу (аеклык/ айныту) эшен оештыру, хакимият, сәламәтлек саклауның профильле структуралары, наркоконтроль, иҗтимагый һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

Гомумән алганда, семинарлар эшендә 200дән артык кеше катнашты: Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре хакимияте вәкилләре, дин әһелләре һәм айныту эше активистлары, тернәкләндерү үзәкләре, айныту буенча җәмгыять һәм клублар белгечләре.

Семинарларда «Кеше потенциалы – аек булу / айну» сәламәт яшәү рәвешен раслау буенча махсус стендлар күргәзмәсе күрсәтелде. Семинарда төп нотыклар белән Мәскәүдән чакырылган белгечләр чыгыш ясады, алар 25 елдан артык эчкечелекке каршы тору юнәлешендә эшли:

- Доронкин Валерий Константинович - Синодаль бүлеге каршындагы чиркәү хәйриячелек һәм Рус Православие чиркәвенә социаль хезмәт итү бүлегенең аеклыкны раслау һәм алкоголизмны профилактикалау буенча Координация үзәге җитәкчесе;

- протоиерей Игорь Бачинин - педагогика фәннәре кандидаты, алкогольле куркынычтан саклану буенча чиркәү-иҗтимагый советы әгъзасы, Рус Православие чиркәвенең чиркәү хәйриячелек һәм социаль хезмәт итү буенча Синодаль бүлеге Коллегиясе әгъзасы, «Трезвение» бөтенроссия Иоанн-Предтеченский туганлыгы рәисе.

Чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының профильле эш төркеме җитәкчесе, «ТРЕЗВЕНИЕ» Казан епархия җәмгыяте рәисе Владислав Юферов; эш төркеме әгъзалары: Казан епархиясенең наркомания һәм эчкечелекке каршы тору бүлеге җитәкчесе иеромонах Вячеслав (Шапоров), «Трезвый Альметьевск» («Аек Әлмәт») клубы җитәкчесе Владимир Фәхриев; «ТРЕЗВЕНИЕ» Алабуга җәмгыяте җитәкчесе Светлана Панкратова, «Трезвость»Түбән Кама иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Коновалов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International