«Вдох» яшьләр театры («Оранжевое Чудо» мәдәни-күңел ачу үзәге) ата-аналарны, яшүсмерләрне, педагогларны һәм психологларны «Март һәм Слива» спектакленә чакыра

2022 елның 25 марты, җомга

Этика һәм тормыш кыйммәтләре турында балалар белән даими сөйләшергә кирәк. Кайвакыт моның өчен бергәләп фильм яки спектакль карау җиңелрәк. Сөйләшү өчен уңайлы вакыт – мәктәп каникуллары.

28 март көнне «Вдох» яшьләр театры («Оранжевое Чудо» мәдәни-күңел ачу үзәге, Казан шәһәре) ата-аналарны, яшүсмерләрне, педагогларны һәм психологларны Яр Чаллы шәһәренең «Нур» Яшьләр үзәге сәхнәсендә узачак «Март һәм Слива» спектакленә чакыра (авт. Е.Бизяева, реж. Ю.Комарова).

Яшүсмерләр әңгәмәне үзләре башлаячак, тамашачыга сөйләшүне чираттагы акыл өйрәтүгә әйләндермичә, күрсәтмәдән соң диалог төзисе генә калачак. Тиз арада сүнәрлек булмасын өчен дискуссияне мавыктыргыч итеп башларга кирәк.

Һәр ата-ана һәм яшүсмер көн саен очрый торган хәлләрне читтән күрә алачак. Спектакль гадәтилектән рәхимсез рәвештә йолкып чыгара. Кеше мөнәсәбәтләре монологының тискәре чынбарлыгы диалог төзи башларга мәҗбүр итәчәк.

 «Фикер алышырга дәшми калырга ярамый!» – өтерне кайда куярга, һәркем үзе өчен үзе хәл итә.

«Вдох» яшьләр театры гастрольләре һәм Чаллыда спектакль күрсәтүләр Президент Мәдәни инициативалар фонды, «Татнефть» хәйрия фонды, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International