39 нчы мәктәптә «Минем гаилә тарихы» төбәкара гуманитар-агарту конференциясе ачылышы булды.
Ачылу тантанасында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты.
«Кешенең рухи дөньясы гаиләдә ата-аналарның берләшүендә һәм терәк булуларында, әнисе һәм әтисенең риясызлыгында, гаилә әгъзаларының энергетика, психоэмоциональ һәм мәгълүмати бәйләнешендә үзенең табигый башлангычын ала. Шул сәбәпле гаиләне җәмгыятьтә рухи шәхес генераторы дип санарга кирәк. Шәхес дөньясы тирәнлеге күп яктан алдагы буынның гаилә рәвеше һәм балаларда вөҗдан һәм әхлак хисләре формалашу сәнгате белән билгеләнә», – дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Анастасия Исаева.
Кешедә рухиятнең беренчел чагылышы буларак, алар гаилә көче, гаиләдә социаль тормыш тәҗрибәсе, тәрбия, гаилә хезмәте белән туенып, кешене җәмгыятькә килеп керүгә әзерлиләр. Аның нинди булачагы гаиләдәге мәхәббәтле, әхлакый һәм рухи климатка бәйле.
Гаилә культурасы, гаилә традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм ныгыту - кешелек белеме катламы, аны үзләштерү җәмгыятьнең әхлакый нигезен формалаштыруга ярдәм итә. Гаилә мәдәнияте – танып белү өлкәсе генә түгел, социаль һәм мәдәни тәҗрибәне тапшыру, барлык иҗтимагый һәм дәүләт институтларын хуплау һәм ныгыту механизмы.