«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә шундый исем белән «Мамина сила» («Әни көче») проекты психологы Маргарита Филатова-Сафронованың тренингы узды.
Үзәктә тернәкләндерү узучы балаларның ата-аналары психофизиологик гимнастика үтәделәр, матурлык нокталары буенча үзмассаж күнекмәләренә өйрәнделәр, яшьлеккә, матурлыкка һәм сәламәтлеккә психологик әзерлек алдылар.
Психолог һәм тренер белән киләсе дәресләр апрельдә узачак.
«Мамина сила» («Әни көче») - үзенчәлекле балалар тәрбияләүче аналарга ярдәм күрсәтүне оештыруга юнәлтелгән комплекслы гамәли проект.
Проектны оештыручы - «Под крылом семьи» («Гаилә канаты астында») төбәк иҗтимагый оешмасы.
.jpg)
.jpg)
.jpg)