2022 елның 25 мартында Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы утырышы булды. Россия Федерациясендә бу көндә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният һәм сәнгать Советы әгъзалары, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республиканың әйдәп баручы мәдәният учреждениеләре һәм муниципаль районнар мәдәният идарәләре җитәкчеләре катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан кунакларга Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан «Лента времени. Культура» («Вакыт тасмасы. Мәдәният») күргәзмәсе тәкъдим ителде. Экспозиция 2022 елның булачак вакыйгаларына багышланган, шуларның берсе Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү. Тәкъдим ителгән предметлар арасында майолик панноның фрагменты, Кагъбә япмасы фрагменты, беренче тапкыр Ак палата сурәтләнгән Василий Тюрин офорты, мемориаль предметлар - Салих Сәйдәшевнең дирижер таягы, Сибгат Хәким һәм Рөстәм Яхинның кулъязмалары, Бакый Урманченың чын рәсеме («Шүрәле» әсәренә иллюстрация), Фәйзулла Туишевның концерт костюмы һәм гармун (гармоник) коллекциясе.
Утырыш эшен ачып, Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады.
Утырыш барышында мәдәни мирасны саклау, 2030 елга кадәр республиканың мәдәниятен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру, кадрларны әзерләү һәм мәгарифне үстерү, мәдәният учреждениеләрен ресурслар белән тәэмин итү, яңа шартларда Россия җәмгыяте үсешенең идея-кыйммәт нигезләре мәсьәләләре каралды. Совет әгъзалары дөньяда үзгәргән вәзгыять, аның мәдәниятара диалогка йогынтысы белән үзләренең борчуларын белдерделәр, шулай ук яңа мәдәни проектлар идеяләрен яңгыраттылар. Мәдәният министры Ирада Әюпова Советның әлеге утырышының модераторы булды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан өчен мәдәни мирасны саклау, өйрәнү һәм арттыру мәсьәләләре дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә.
«Халык бәйрәмнәрендә катнашу аша традицион мәдәният белән танышу, милли театрларга бару - күпкырлы шәхес тәрбияләү ысулы. Кызганычка каршы, яшь буын мәдәният учреждениеләренә йөрергә гадәтләнмәгән, аларның кыйммәтләре системасында мәдәни байлыкларны куллану - беренче урында түгел. Узган елның 1 сентябрендә башланган зур күләмле «Пушкин картасы» проекты бу мәсьәләдә сынау булды. Сезнең җайга салынган эшегез нәтиҗәсендә, проектны тормышка ашыруның беренче елы нәтиҗәләре буенча без сатылган билетлар санына караганда, илдә беренче позициядә. Бу эшне Пушкин картасының яшь кысалары белән генә чикләнмичә дәвам итәргә кирәк», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
РФ Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитеты рәисе Елена Ямпольская ассызыклаганча, «бүген безнең илгә импортны алмаштыруның беренче төре - «мәгънәләрне һәм кыйммәтләрне импорт алмаштыру» кирәк. Мәдәният буенча парламент комитеты башлыгы сүзләренчә: «Балаларыбызга милли геройлар, милли образлар алып барырга тиеш».
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова 10-14 яшьлек балалар өчен Пушкин картасының Татарстан аналогы булган «Тукай картасын» төзү турында Совет әгъзаларының тәкъдимен хуплады. «Тукай картасы» идеясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитеты рәисе Елена Ямпольская хуплады.
Мәдәният хезмәткәрләре көне дәүләт бүләкләре, Россия халыкларының мәдәни мирас елын ачып җибәргән концерт һәм Татарстан мәдәният учреждениеләрендә күпсанлы тантаналы чаралар белән дәвам итте.