«Грамоталы кулланучы мәктәбе» Бердәм Россия партия проекты кысаларында Татарстан Республикасының торак - коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге Казан шәһәренең өч мәктәбендә торак-коммуналь хуҗалык буенча «Домовой» белем бирү уенын үткәрде.
Беренче уен Казан шәһәре Вахитов районының 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен оештырылды. Уенда барлыгы 27 укучы катнашты.
Уен ике дәрестә узды. Һәркайсы теоретик һәм уен өлешеннән торды. Алып баручы торак һәм коммуналь хезмәтләр турында кереш мәгълүмат бирде, уенчылар аны гамәлдә – бурычларны хәл итүдә үзләштерделәр.
2022 елның 29 апрелендә Үзәк белгечләре Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы 77 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен икенче уен үткәрделәр.
«Домовой» мәктәп укучыларына торак - коммуналь өлкәсе нигезләрен уен формасында өйрәнергә ярдәм итә. Укучылар торак милекчеләренең һәм идарәче оешмаларның реаль рольләренә кереп, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләделәр.
Укучылар уенда актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Әлеге уен ярдәмендә укучылар коммуналь һәм торак хезмәтләренә исәп тотарга өйрәнделәр.
Өченче уенны үзәк белгечләре Казан шәһәре Яңа Савин районының 146 нчы лицееның 8 нче сыйныф укучылары өчен үткәрделәр.
Уен укучыларның мөстәкыйль эшенә дә, шулай ук команда эшенә дә юнәлдерелгән. Һәр катнашучы үзен торак милекчесе һәм идарәче оешма ролендә сынап карады. Уен өлешендә исәп-хисап ясауның гадиләштерелгән методикалары һәм реаль хезмәт күрсәтүләргә (тарифлар) түләүнең шартлы күрсәткечләре һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләү ничек формалашуы турында база белемнәрен алу өчен кирәкле нәрсәләр файдаланылды.


