Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын котладылар

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

18 май көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын Казан шәһәрендә сугыш ветераннары госпиталендә Җиңү көне белән котладылар. Татарстан Республикасы Ветераннары берлеге рәисе Бородин А. И., Татартан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Жаворонков В. В., госпитальнең баш табибы Фәхретдинов И. А., Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Миронов С. А., РФ Тикшерү комитетының ТР буенча җитәкчесе урынбасары Дулкарнаев М. С. чәчәкләр тапшырдылар.

Ветераннар алдында артистлар концерт программасы белән чыгыш ясады.

Бородин А.И., Поляков А. Д., Гревцов Б. В. «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» исеменнән дәвалануга мохтаҗ ветераннарга 100 бәйрәм азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.

Ветераннар «Ветераннар берлеге» Республика ветераннар оешмасына игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International