ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Екатерина Согрина «Пионерия традицияләренең хәзерге заман тәрбия коммерцияле булмаган оешмалар технологияләрендә дәвамчанлыгы» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә докладчы сыйфатында катнашты

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

18 майда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Екатерина Согрина «Балалар иҗтимагый хәрәкәтен координацияләүче буларак Татарстан Республикасы Балалар оешмалары берлеге» темасы белән «Пионерия традицияләренең хәзерге заман тәрбия коммерцияле булмаган оешмалар технологияләрендә дәвамчанлыгы» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясады.

Конференция Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылды.

Екатерина Согрина Татарстан Республикасы балалар хәрәкәте проектлары һәм технологияләре турында сөйләде, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары белән үзара хезмәттәшлеге турында билгеләп үтте.

Конференциянең спикерлары һәм кунаклары: Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Социаль технологияләр һәм коммуникацияләр агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Родионова Елена Геннадьевна, РФ Дәүләт Думасы депутаты Коробова Ольга Владимировна, «Россия яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советы» иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясе рәисе Петушков Григорий Валерьевич, экспертлар һәм фәнни хезмәткәрләр, Казахстан, Белоруссия, Үзбәкстан һәм Россия Федерациясе төбәкләренең балалар хәрәкәте вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International