ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстаннан Белгородка 20 тонна гуманитар ярдәм киткән – Казанның «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды һәм Кызыл Хач уртак акциягә әнә шундый нәтиҗә ясады.

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм йөзеннән, ТР «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы партнерлар белән берлектә безнең сугышчылар өчен иң кирәкле әйберләрне алу өчен акча җыю #ZATATARSTAN акциясен башлап җибәрә.


16
июль, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең комплекслы планын үтәү йөзеннән 2022 елның 23 августында бишенче республика социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар форумын үткәрергә планлаштыра.

2022 елның 16 июлендә Кадыш бистәсендә урнашкан Фатиха мәчетендә «БЛАГО ДАРИМ» фонды тарафыннан эко-лекция үткәрелде

«Айда» иппотерапия һәм адаптив ат спорты ресурс үзәге (Казан шәһәре) 2022 елның 22 июль һәм 10 август көннәрендә  уку узарга һәм тәҗрибә уртаклашу буенча бушлай гамәли дәресләргә килергә чакыра (дәресләр Казан ипподромында узачак).


15
июль, 2022 ел
җомга

Конкурсның максаты – гражданлык җәмгыяте үсешендә катнаша торган коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү.

Конкурска Донбасс халкына, үз йортларыннан китәргә мәҗбүр булган, яраланган кешеләргә, шулай ук Россиягә каршы кертелгән санкцияләр чагылган зәгыйфь төркемнәргә ярдәм күрсәтү белән бәйле социаль проектлар кабул ителә.


14
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 12 июлендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Т.П. Ларионова белән ТР Дәүләт Советында министрлык вәкилләре һәм Дәүләт Советы депутатлары катнашында Россия территориясендә күп балалы гаиләләр турында бердәм закон кабул итү темасы буенча эшлекле очрашу узды, анда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов катнашты.

Тэги: Артем Кузнецов

2022 елның 13 июлендә Иҗтимагый совет теләге белән Әгерҗе районы администрациясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән очрашу булды. Очрашуда үзәк район хастаханәсен медицина кадрлары белән тәэмин итү һәм «Халыклар дуслыгы» йортын төзүне оештыру, шәһәр тарихы паркын һәм тимер юл төенен булдыру программасын эшләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Тэги: Әгерҗе районы Иҗтимагый советы

13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Казанда 15 августтан башлап «Бергә булдырырбыз» хәйрия фондыннан «Инвалид балалары булган гаиләләр өчен түләүсез социаль такси» проекты актив эшли башлый, проект кысаларында кечкенә балаларны дәвалау, тернәкләндерү, һәм ял итү урыннарына кадәр ике автомобиль (Chevrolet Niva һәм Niva Travel) йөртәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International