Бүген Казан шәһәре Совет районының 181 нче мәктәбендә Белем көненә һәм яңа уку елына багышланган тантаналы чара узды. ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Рәфил Ногманов тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады.
«Кадерле беренче сыйныф укучылары, булачак чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле ата-аналар һәм укытучылар! Сезне чын күңелемнән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм. Һәрберебез бүген күңелле дулкынлану кичерә, чөнки кеше тормышта нинди генә биеклеккә ирешмәсен, аларга юл белем белән башлана. Сезгә уңышлар һәм яңа омтылышлар телим!» - дип ассызыклады Рафил Габтрафикович.