2023 елда Президент грантларын бирү конкурсында катнашу өчен илнең барлык төбәкләреннән коммерцияле булмаган оешмалар чакырыла.
Гаризаны 17 октябрь 23:30га кадәр тапшырырга мөмкин.
Конкурс кысаларында мәгълүмати кампанияне Красноярскта 26 августта Президент грантлары Фонды генераль директоры Илья Чукалин үткәрәчәк семинар ачып җибәрәчәк. Укыту чаралары шулай ук Ленинград өлкәсендә, Чечен Республикасында, Саха Республикасында (Якутия), Калмыкиядә планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу турындагы сорауларның күбесенә җавапларны Фонд сайтында «Ярдәм үзәге»ндә табарга мөмкин.
Тулы катнашу шартларын сайтта бастырылган нигезләмәдә карарга мөмкин.
Конкурста җиңүчеләр 2023 елның 20 гыйнварына кадәр билгеләнәчәк. Проектларны финанслау 2023 елның 1 февраленнән башланачак.