Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү 2022 елның 13 сентябрендә 14.00 - 16.00 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында узачак.
Татарстан Республикасы Конституция суды белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы арасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм үзара бәйләнеш турындагы 2017 елның 14 ноябрендәге килешү кысаларында гражданнарны бергәләп кабул итү узачак, анда Татарстан Республикасы Конституция суды аппаратының фәнни-аналитик бүлегенең әйдәп баручы консультанты Ренат Эдуард улы Сабитов катнашачак.