31 августта эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән ачык диалог булачак

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» акционерлык җәмгыятенең Статс-сәркәтибе – генераль директоры урынбасары Н.В. Коротченкова һәм кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе вәкилләре белән берлектә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән ачык диалог үткәрәчәк.

Фикер алышу өчен сораулар:

  • эшмәкәрләргә нинди финанс ярдәме чаралары алырга мөмкин;
  • залог җитмәгән очракта, җаваплылык алып ышаныч белдерер ничек кредит алырга;
  • Татарстан Республикасында кризиска каршы нинди чаралар күрелә;
  • бизнеска административ йөкләнешне киметү ысуллары;
  • товар белән тәэмин итүчеләрне һәм яңа продукция сату базарларын ничек табарга;
  • МСП.РФ цифрлы платформасы нәрсә ул, аның ярдәмендә ни рәвешле бизнес өчен максималь файда алырга.

Чара 2022 елның 31 августында Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт адресы буенча «Эшкуар йорты»нда узачак. Башлана 10.15 сәгатьтә, теркәлү таләп ителми.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, онлайн форматта чатта сораулар бирү мөмкинлеге булган трансляцияне Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе платформасында карап булачак: https://xn--l1agf.xn--p1ai/education/events/korporatsiya-msp-otkrytyy-dialog-s-biznesom-respubliki-tatarstan.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International