Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының һәм республиканың балалар һәм Яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү өлкәсендәге талантлар университетының уртак эше кысаларында 2 сентябрьдә «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясе мәйданчыгында (Казан шәһәре, Татарстан урамы, 20 йорт) Фәнни-эксперт советы утырышы узды.
Утырыш кысаларында «Сириус» мәгариф үзәге моделе буенча талантлы яшьләргә ярдәм итү Республика үзәгенең профиль программалары, шулай ук Татарстан талантларына ярдәм итү программасында үзгәрешләр каралды һәм расланды. Раслауга тәкъдим ителгән «Проект иҗаты остазы» белем бирү программасы, казанышлары булган яшьләргә карьера өстенлекләре турында республика мониторингы моделе, Талантлар университеты студентлары өчен индивидуаль ярдәм программасының яңа форматлары зур кызыксыну уятты.
Казан талантлар ачык университеты 2-0 Фәнни-эксперт советының төп максатлары һәм эш планнары билгеләнде (шул исәптән халыкара дәрәҗәдәге фәнни гамәли конференция уздыру да планлаштырыла).
Координатор-Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссия рәисе урынбасары, «Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институты» профессоры Римма Гыйльмиева.
Эшлекле төркем ТР Иҗтимагый палатасы һәм Талантлар университеты базасында эшләячәк.