Патриотик акция бөтен Россия буенча үткәрелде. Катнашучылар илнең китапханәләрендә, музейларында, дәүләт учреждениеләрендә, мәктәпләрдә һәм университетларда диктант яздылар. Мәскәүдә Поклонная тавында Җиңү музее үзәк мәйданчык булды. Шулай ук быел «Җиңү диктанты»нда 42 чит ил дәүләте катнашты.
Диктантта катнашучылар Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгаларына багышланган 25 сорауга җавап бирделәр. Казан инновацион университет мәйданында катнашучыларга кереш сүз белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина чыгыш ясады.
«Җиңү диктанты» акциясе ел саен йөзләрчә мең кешене берләштерә. Мәсәлән, 2021 елда диктантны Россиянең 1.5 миллионнан артык патриоты язган. Акциядә катнашу-тарихыбызның данлы сәхифәләрен искә алу, Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәргә бәйсез бәя бирү өчен тагын бер сәбәп.


