Татарстан паллиатив ярдәмне үстерү буенча башка төбәкләр өчен үрнәк булып тора. Биредә кирәкле инфраструктура гына төзелеп калмый, авыр чирле кешеләрнең хыяллары да чынга аша. Бу хакта ТР Президенты премиясенә конкурста җиңүчеләрнең журналистлар белән очрашуында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сөйләде.
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы һәм «Социаль технологияләр һәм коммуникацияләр агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Президентның Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән «Во имя Zавтра» проектын гамәлгә ашыра, аның максаты Бөек Ватан сугышына багышланган тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия булган объектларны торгызу өчен берләшмәләрне Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә берләштерү.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президентының Татарстан граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә конкурс башлануын игълан итте.
«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе «Татарстан Республикасы кулланучылары өчен каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты» темасына халык арасында сораштырулар үткәрә.
30 августта Татарстан Республикасы көнендә Мәдәни инициативалар Президент фонды 2022 елның икенче төп грант конкурсында җиңүчеләрне игълан итте. Шулай итеп, конкурста катнашучыларның кайберләренә бәйрәм кәефе тагын да өстәлде.
Алдан аккредитация узу кирәк
Казанда Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумында катнашучылар Россия халыклары телләрен үстерү перспективалары, миграция проблемалары һәм коррупциягә каршы көрәш турында фикер алыштылар. Дискуссия мәйданчыгының төп нәтиҗәләрен бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ясадылар.
5 сентябрь – Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнгән халыкара хәйрия көне, ул 2013 елдан бирле билгеләп үтелә.
Еш кына компанияләрнең һәм шәхси эшмәкәрләрнең салым салуның тиешле режимын ничек дөрес сайларга дигән соравы туа.
«Сугыш. Җиңү. Хәтер» беренче яшьләр патриотик форумы 2 һәм 3 сентябрьдә Татарстанның Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында узды. Чара «Форпост», «Җиңү волонтерлары», «Яшь армия» кебек яшьләр оешмаларының 240 вәкилен җыйды.