Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә комиссия утырышлары узды

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин рәислегендә Иҗтимагый совет утырышы узды.

Көн тәртибендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүне оештыруга (шул исәптән электрон формада), шулай ук аларны күрсәтүнең сыйфатын тикшерүгә кагылышлы мәсьәлә торды.

Үз нотыклары белән күзәтчелек һәм автоматлаштырылган исәпкә алу бүлеге башлыгы Рәдис Кадыйров, аттракционнарны күзәтү һәм читтән торып транспортка дәүләт контроле бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Наил Әмиров чыгыш ясады.

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан алты дәүләт хезмәте, шуларның дүртесе электрон формада күрсәтелә. 2022 ел башыннан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында гаризалар белән 72 363 мөрәҗәгать кабул ителде. Дәүләт хезмәтләрен портал аша күрсәтүне сорап 370 гариза бирүче мөрәҗәгать итте», - дип хәбәр итте Рәдис Кадыйров.

«Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башка дәүләт хезмәтләре белән беррәттән аттракционнарны дәүләти теркәү буенча да хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә Дәүләт техник күзәтчелек органнарында 126 аттракцион теркәлгән. Иң күп теркәлгән аттракционнар Әлмәт шәһәрендә һәм Зәй муниципаль районында урнашкан», - диде Наил Әмиров.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы вазифасына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертү һәм аттракционнарны күзәтү һәм читтән торып транспортка дәүләт контроле бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе вазифасына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертү буенча конкурс комиссиясе утырышында катнашты.

Конкурста 4 кандидат катнашты, алар конкурс чараларын уздырганда лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International