Төп максатлар – Бөек Ватан сугышы тарихын белү һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү. Татарстанлылар диктантны 167 мәйданчыкта яздылар. Үзәк мәйданчык традицион рәвештә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында урнашкан иде. Тест нәкъ 14 сәгатьтә башланды. Диктант биремнәре - 25 сорау. Һәрберсенә-4әр вариант буенча җавап бирелде, шуларның 45 минут эчендә дөресен сайларга кирәк иде. Катнашучыларны «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Ачык мәйданчыклар эшеннән тыш, безнең республикада «Җиңү диктанты»н 16 ябык мәйданчыкта яздылар. Анда «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеменә лаек булган завод хезмәткәрләре, шулай ук көчле блок вәкилләре катнашты. Татарстан башкаласында Халыкара акциягә хәрби хезмәткәрләр һәм Россия Гвардиясе хезмәткәрләре кушылды. Бу юлы акциядә катнашу өчен сынау форматында 4 онлайн мәйданчык оештырылды. «Җиңү диктанты»нда барлыгы 54 Россия гвардиячесе катнашты.