«Әни-эшмәкәр» - үз бизнесын башларга ниятләгән хатын-кызлар өчен уникаль федераль программа. Ул бизнес-идеяле яки инде эшли торган һәм шул ук вакытта балалары булган хатын-кызларга ярдәм итү өлкәсендәге белем бирү проектыннан гыйбарәт.
«Үсеш» социаль юнәлешле клубы коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан «СВОда катнашучы хәрбиләрнең хатыннарына ресурс һәм психологик ярдәм, Я есть!» проекты тәмамланды.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева тавыш бирүнең җәмәгать контроле буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Координация советы утырышын үткәрде.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнаштылар һәм министрлыкның 2024 елга беренче яртыеллык йомгаклары буенча ачык формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Үзенчәлекле балалар һәм аларның әниләре өчен көндезге гаилә сменасы 2024 елның 17 июленнән 23 июленә кадәр «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды ярдәмендә «Ярдам-помощь» хәйрия фонды комплексы базасында узды.
23 июльдә Татарстан Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Очрашу ведомство башлыгы Айрат Шәфигуллин рәислегендә Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлева, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, Совет рәисе Мөнир Гафиятуллин катнашында узды. Утырышның төп темасы төбәктә туризмны үстерү булды.
2024 елның 19 июлендә Казанда гражданлык инициативаларын үстерүгә ярдәм итү үзәгендә СО НКОның VI Республика форумы кысаларында «Сәламәтлекне саклау һәм тормыш сыйфаты нигезе буларак көмеш волонтерлык» республика семинары узды.
Россиянең «Знание» җәмгыяте илнең Знание.Премия төп мәгърифәт бүләгенең дүртенче сезонын башлады. Гаризалар 2024 елның 30 сентябренә кадәр рәсми сайтта кабул ителә. Премиянең нигезләмәсе белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.
– Коммерцияле булмаган оешмалар үзләренең грант бирүчеләре алдында хисап тота, әмма соңгы елларда халык алдында хисап тоту НКО эшенең яңа культурасы элементы буларак популярлашты, – дип сөйләде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева бүген, 19 июльдә, ТР Иҗтимагый палатасында узган VI Республика социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар форумының икенче утырышында.
17 июльдә «Ярдам-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды комплексында VI Республика социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар форумының беренче секциясе узды һәм ул Татарстан Республикасында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту векторы буларак гаилә волонтерлыгын үстерүгә багышланды.